ТР Юстиция министрлыгында ТР Судьялары советы утырыш

2007 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Судьялары советы утырыш булды, анда республика җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник яктан тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алышынды. Фикер алышуда ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТР шәһәр һәм район судлары, Казан шәһәре районнары судлары рәисләре, җәмәгать судьялары, ТР буенча Суд департаменты җитәкчелеге, ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Югары суды рәисе урынбасары – Совет рәисе И.И.Гыйләҗев алып барды.
Фикер алышынган мәсьәлә турында мәгълүмат белән ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов чыгыш ясады, анда ул 2004 елның июленнән башлап Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары аппатары эшенә комплекслы анализ ясады, бу чакта җәмәгать судьялары аппатары эшчәнлеген оештыру, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итү вазыйфасы ТР Юстиция министрлыгына тапшырылган иде.
Докладчының төп игътибары җәмәгать судьяларын хезмәт урыннары белән тәэмин итүгә, булган биналарны һәм урыннарны капиталь ремонтлау проблемаларына, шулай ук җәмәгать судьялары аппатары хезмәткәрләренең зур йөкләнешенә, хезмәт хакларының түбән дәрәҗәсенә һәм кадрлар белән тәэмин ителешкә юнәлдерелгән иде.
“Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының саны турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелү белән бәйле ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьяларының яңа участокларын төзү эшләре алып бара.
Судьялар советы әгъзалары алдында Идел буе районы җәмәгать судьясы Р.К.Алматаев чыгыш ясады. Утырышта җәмәгать судьялары участокларына суд приставларын даими бүлеп бирү турында, хезмәт урыннарын төзүгә һәм капиаталь ремонт ясауга бүлеп бирелгән финанс чараларын нәтиҗәле файдалану, җәмәгать судьялары аппаратларын программалы продуктлар белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Утырышта Суд бердәйлеге, ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча Суд департаменты вәкилләренең катнашуы ТР Юстиция министрлыгының һәм җәмәгать судьялары аппаратының төрле оешмалар, ведомстволар һәм хезмәтләр белән гадел суд эшчәнлеген башкару өчен шартлар тудыру өлкәсендәге багланышларының күп кенә мәсьәләләрен уртага чыгарып фикер алышырга мөмкинлек бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International