ТР Юстиция министрлыгында сайлау комиссияләренә булышлык итү буенча эшче төркем төзелде

2007 елның 30 ноябре, җомга
“Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларына сайлаулар әзерләүне һәм үткәрүне оештыруда сайлау комиссияләренә булышлык итү турында” 2007 елның 12 октябрендәге 550 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү өчен һәм 2007 елның 2 декабрендә сайлаулар үткәрү көнендә сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатларыннан ТР юстиция министры боерыгы белән ТР Юстиция министрлыгында түбәндәге составта эшче төркем төзелгән:
Ә.Б.Сираҗетдинов – министр урынбасары (җитәкче)
А.М.Чашин – министр ярдәмчесе (җитәкче урынбасары)
Л.М.Мәҗитова – Департамент җитәкчесе урынбасары – хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе
Р.У.Гарипов – җирле үзидарә органнарынаң аерым бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе
Л.И.Ибраһимова – закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары
И.А.Гомзик - закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары
Э.К.Нуруллина – норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе
А.Р.Габдрахманов - норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлегенең әйдәүче белгече.
Эшче төркем сайлау комиссияләренә сайлаулар үткәрү процессында килеп чыгучы хокукый характердагы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен төзелгән.
Эшче төркем җитәкчелегенә Министрлыкта иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшче төркем әгъзаларына, шул ук вакытта аларның үзләре беркетелгән сайлау участокларында тавыш бирүдә катнашуларын тәэмин итеп, сменалап кизү торуын оештырырга, ә Министрлыкның эшләр идарәчесенә сайлаулар үткәрү көнендә эшче төркем эшчәнлеген тәэмин итү өчен автотранспортның кизү торуын тәэмин итәргә йөкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International