ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең эш сәфәре нәтиҗәләре буенча киңәшмә

2007 елның 30 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Биектау муниципаль районына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Йөкләмәләр исемлегенең 2 пунктын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды, аның нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына инвесторлар эшендә килеп туган хәлне өйрәнү («МРМ-Дөбьяз» ҖЧҖ, «АФ «Биектау» ҖЧҖ, «Зарница» ҖЧҖ) һәм әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җирләрне һәм терлек фермаларын киләчәктә рациональ һәм нәтиҗәле файдалану, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычларны каплау буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде.
Киңәшмәдә ТР Юстиция министрлыгын закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International