Юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Балык Бистәсе муниципаль районында

2007 елның 30 ноябре, җомга
ТР юстиция министры Ә.Б.Сираҗетдинов эшлекле сәфәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында булды, анда район башлыгы Е.В.Лылов һәм аның урынбасары Р.И.Гыйльманов катнашында Балаклы-Чүкәй авыл җирлеге һәм “Керәшен Казылысы” агрофирмасы, ә аннары Балык Бистәсе поселогы халкы белән ике очрашу узды.
Әңгәмәдә төп сүз пай имана җирләрен милеккә рәсмиләштерү, алардан файдалану, аларны тартып алу һәм җир белән бәйле башка темалар турында барды. Балык Бистәсе район үзәгендә яшәүчеләр күбрәк ТКХны үзгәртеп кору мәсьәләләре белән кызыксынды: аларның коммуналь хезмәтләр белән иске проблемалары хәл ителми – фатирларда җылылык, түбәләрне, иске йортлардагы фатирларны төзәтү, шулай ук юллар төзү һәм төзекләндерү һ.б.
Халык һәм хезмәт коллективлары белән очрашып, ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге җирле үзидарәне үзгәртеп төзүне тәэмин итүче законнарны аңлатуга, аерым алганда, ҖҮИ органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирүгә, илкүләм проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International