Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында

2007 елның 1 декабре, шимбә
ТР юстиция министры М.М.Корманов Лаеш муниципаль районы советының Зур залында үткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, көн тәртибенә “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне тормышка ашыру һәм аларны хәл итү буенча Лаеш муниципаль районы ҖҮИ органнарының вәкаләтләре өлешендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 6.10.2003 елдагы 131-ФЗ номерлы Федераль законны һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында 28.07.2004 елдагы 45 номерлы ТР Законын үтәү турында” мәсьәлә куелган иде.
Президиум утырышында шулай ук өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы карап тикшерүенә кертелә торган закон проектлары, шул исәптән “ТР җәмәгать судьяларын сайлау турында”, “ТР муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының ҖҮИ органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез милекнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”, “ТР Җир кодексына һәм “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм башкалар карап тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International