Бердәм банк бүлегеннән мәгълүмат

2007 елның 3 декабре, дүшәмбе
2007 елның ноябрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 331 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарының карарлары, муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең карарлары һәм күрсәтмәләре кергән.
Күрсәтелгәннәр, шулай ук элегрәк кергән муниципаль хокукый актларның 502 се карап тикшерелгән, алар арасыннан 336 акт бердәм банкка кертелгән.
Карап тикшерелгән һәр актка мөнәсәбәттә хокукый экспертиза үткәрелгән, актларны чыгарган органнарга җибәрелгән бәяләмәләр язылган. Зарур булган очракларда, бәяләмәләрдә муниципаль хокукый актларның нигезләмәләрен законнарга туры китерү буенча тәкъдимнәр урын ала.
Ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу буенча эш дәвам итә.
Узган айда дәүләт теркәвенә алуга башкарма хакимиятнең төрле республика органнарыннан 7 боерык кергән. Алар арасыннан, шулай ук элегрәк кергән актлар арасыннан 8 боерык теркәлгән һәм Дәүләт реестрына кертелгән. Теркәлгән боерыкларның күпчелеге аларны эшләүчеләр белән бергә эш тәртибендә эшләп бетерелгән. Шунсы куанычлы: карап тикшерелгән боерыкларның берсе дә законнарга каршы килә дип табылмаган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International