Гражданнарның ТСЖ, дача һәм гараж берләшмәләре коммерциячел булмаган оешмалар турында закон йөгынтысыннан чыгарылалар

2007 елның 3 декабре, дүшәмбе
РФ Президенты “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды. Федераль законда торак милекчеләре иптәшлекләрен, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрен “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның йогынтысы даирәсеннән төшереп калдыру каралган.
Әлеге норманы кертү зарурлыгы “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль законда гражданнарның күрсәтелгән берләшмәләре тарафыннан гамәлгә ашырылмый торган эшчәнлек төрләре буенча хисаплылыкны үз эченә алган хисапны ел саен тапшыру каралган булудан, шулай ук әлеге берләшмә эшчәнлекләренең социаль һәм хуҗалык максатлары аталган Федераль закон таралмаган кулланучылар кооперативының эшчәнлегенә охшаш булудан барлыкка килде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International