Хезмәткәрләрне эш урыннарына кадәр алып баруга һәм аннан кайтаруга чыгымнарга салым салу турында

2007 елның 3 декабре, дүшәмбе
“Оешмаларның табышына салым салу, хезмәткәрләрне эш урыннарына кадәр алып баруга һәм кайтаруга чыгымнарга ЕСН һәм НДФЛ турында” 2007 елның 13 ноябрендәге 03-03-06/1/809 номерлы РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты хатында оешмаларның табышына салым салу, хезмәткәрләрне эш урыннарына кадәр алып баруга һәм аннан кайтаруга чыгымнарга ЕСН һәм НДФЛ тәртибе аңлатылган.
Анда хезмәткәрләрне эш урыннарына кадәр алып бару һәм кайтару белән бәйле йөртү чыгымнары, алар хезмәт шартнамәлерендә (контрактларында) һәм (яки) күмәк шартнамәләрдә каралган очракта, керемгә салым салганда чыгымнар исәбенә кертеп карала дип билгеләнгән.
Хезмәткәрләрне эш урыннарына кадәр алып бару һәм аннан кайтару предприятиенең эшләү тәртибенә, урнашу урынына бәйле булган очракта, ягъни оешмаларның хезмәткәрләре эш урыннарына баруның һәм аннан кире кайтуның бүтән мөмкинлекләренә ия булмасалар, мондый йөртүләр күрсәтү хезмәткәргә билгеләнгән хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буларак карала алмый, һәм ул оешманың гадәти җитештерү чыгымнары булып саналачак. Шулай булгач, җәмәгать транспорты булмаган чакта, транспорт компаниясе белән төзелгән шартнамәләр нигезендә хезмәткәрләрне йөртүләрне оешмаларның өстәмә түләү суммаларына НДФЛ һәм ЕСН салымнары салынырга тиеш түгел.
 
Гарант системасын кулланып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International