Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында

2007 елның 4 декабре, сишәмбе
2007 елның 1-2 декабрендә, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан һәм көнендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров эшлекле сәфәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында булды, анда сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе белән кайбер сайлау участокларында булды, сайлау участокларының җиһазландыруы һәм җиһазлар белән, шулай ук районда сайлауларны оештыру белән танышты.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән очрашу барышында аларның сорауларына җавап бирде, министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров белән район буенча сәфәрдә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнары белән багланышлар оештыру департаментының Балык Бистәсе муниципаль районы буенча ҖҮИ органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ф.К.Хәсәнов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International