Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы турында нигезләмә расланды

2007 елның 4 декабре, сишәмбе
Олимпиаданың төп максатлары һәм бурычлары – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә иҗади сәләтләрен һәм кызыксынуларын билгеләү, сәләтле балаларга ярдәм итү өчен зарур шартлар тудыру, фәнни белемнәрне пропагандалау.
Олимпиадада ихтыярый нигездә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларында, шул исәптән РФ территориясе чикләреннән читтә урнашкан РФ Мәгариф оешмаларында укучылар катнаша.
Гомуми белем бирү предметлары буенча олимпиада дүрт этапта уза: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Һәр этапны үткәрүне оештыручылар һәм вакыты билгеләнгән, җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү тәртибе урнаштырылган. Олимпиаданың һәр этабында катнашуга квоталарны тиешле этапны оештыручылар билгели, бу вакытта мәктәп этабында катнашуга квота урнаштырылмый. Йомгаклау этабын Россия мәгарифе оештыра. Йомгаклау этабыныың җиңүчеләре һәм призерлары дәүләт һәм муниципаль урта һәм югары һөнәри белем учреждениеләренә керү имтаханнарыннан башка кабул ителәләр. Йомгаклау этабын финанс ягыннан тәэмин итү һәм төбәк этабын методик яктан тәэмин итү федераль бюджет чаралары хисабына гамәлгә ашырыла.
Олимпиада үткәрү белән гомуми җитәкчелек итүне һәм аны оештыру ягыннан тәэмин итүне Олимпиаданың Үзәк оештыру комитеты гамәлгә ашыра. Олимпиада үткәрүне методик яктан тәэмин иүне Олимпиаданың үзәк предмет-методика комиссияләре гамәлгә ашыралар.
 
Гарант системасын кулланып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International