“Бүгенге җәмгыятьнең мөһим проблемалары” Бөтенроссия семинарында

2007 елның 4 декабре, сишәмбе
2007 елның 30 ноябрендә - 1 декабрендә Чаллы шәһәрендә “Кама институты” ФМУнең уку-укыту базасында “Бүгенге җәмгыятьнең мөһим проблемалары” II Бөтенроссия семинары үтте, ул Кама институтының беренче ректоры, РФ Дәүләт Думасы депутаты, профессор, икътисад фәннәре докторы М.Ф.Ганиев истәлегенә багышланган иде. Семинарны РФАның Икътисад интитуты, Мәгариф идарәсе (Чаллы ш.) һәм “Кама институты” ЮҺБ ФМУ оештырдылар.
Фәнни семинар эшендә Россия Федерациясенең танылган галимнәре, Россиянең югары уку йортлары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары вәкилләре катнаштылар.
Россия җәмгыяте үсешенең бүгенге этабында гражданнарны хокукый тәрбияләү һәм аларның культурасының мөһим мәсьәләләре турында доклад белән Татарстан Республикасының атказанган юристы, ТР Юстиция министрлыгының бүлек җитәкчесе В.М.Дышлевой чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Россия җәмгыятендә гражданнарны хокукый тәрбияләүнең торышына кыскача сыйфатлама бирде һәм аның дәрәҗәсен үстерүгә юнәлгән оештыру һәм гамәли характердагы тәкъдимнәр әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International