2017 елның 30 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе каршындагы Координацион совет утырышы узды, анда республика территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Утырышта Координацион совет әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.
Республиканың юстиция министры Л.Ю.Глухова “Татарстан Республикасында “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законын гамәлгә ашыру практикасы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук докладлар белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Л.М.Дмитриевская, “Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Н.В.Бабкин, “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе И.И.Гирфанов чыгыш ясадылар.
Каралган мәсьәлә буенча алга таба эшчәнлекнең планы сызылды һәм Координацион советның 2016 елның II яртыеллыгында кабул ителгән карарларын тормышка ашыру буенча эшкә йомгаклар ясалды.