Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды, анда 15 закон проекты карап тикшерелде:
“Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Оешмаларның мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 1 пунктка үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләренең чикләрен яңадан оештыру, үзгәртү һәм кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты. Санап үтелгән закон проектлары хупландылар һәм ТР Хөкүмәтенә җибәрелделәр.
ТР юстиция министры М.М.Корманов “Биектау муниципаль районы”, “Саба муниципаль районы”, “Тәтеш муниципаль районы”, “Арча муниципаль районы”, “Чаллыы шәһәре”, “Чистай муниципаль районы”, “Алексеевск муниципаль районы”, “Балык Бистәсе муниципаль районы” яңа оешкан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль берәмлекләре территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның Мөлкәти йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектлары турында җиткерде, алар Ведомствоара комитет тарафыннан хупланган иде, һәм закон проектларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты регламентында каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер атна эчендә кертергә дигән карар кабул ителде.
Яңадан карап тикшерелгән “Социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә Татарстан Республикасы торак фондының торак урыннарын бирү турында” Татарстан Республикасы законы проекты кабаттан эшләп бетерүгә җибәрелде.
Ике закон проекты Ведомствоара комитет утырышының көн тәртибенә өстәмә рәвештә кертелде. “2008 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем алырлык һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч мәктәп, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларын дәүләт гарантияләвен тәэмин итүгә финанас чыгымнары нормативларын раслау турында” ТР законы проекты хуплау тапты. “Татарстан Республикасында минималь кулланучылар бюджеты турында” ТР законы проекты эшләп бетерүгә җибәрелде.