ТР юстиции министры М.М.Корманов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында
2007 елның 5 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиции министры М.М.Корманов катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сауйлаулар буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен урнаштыру һәм сайлау бюллетеньнәрен, махсус билгеләрне (маркаларны) һәм тавыш бирү өчен исәптән төшерү таныклыкларын файдалану нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау бюллетеньнәрен файдалану нәтиҗәләре турында җыелган мәгълүматларны расладылар һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе беркетмәсен расладылар. Ике беркетмә дә РФ Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелде.