Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Иминлек Советының Ведомствоара комиссиясе утырышында

2007 елның 5 декабре, чәршәмбе
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.СтоляровТатарстан Республикасы Иминлек Советының Мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты, анда ТР Министрлар Кабинетының 16.07.2007 елдагы 1011-р номерлы карарын тормышка ашыру мәсьәләсе карап тикшерелде.
Сүз “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” тарафыннан югарыда әйтелгән карарның үтәлеше хакында барды.
Аннары комиссия әгъзалары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында мәгълүмат куркынычсызлыгының торышы турында Министрлык җитәкчелеге докладын тыңладылар. Соңыннан автоматлаштырылган системаларда мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР буенча ЭЭМ тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International