Закон ОСАГОны гамәлгә ашырганда гражданнар һәм юридик затлар мәнфәгатьләрен яклаячак

2007 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Россия Президенты “Транспорт чаралары хуҗаларының мәҗбүри граждан җаваплылыгы иминияте турында” ФЗга һәм “Россия Федерациясендә иминият эшен оештыру турында” РФ Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакыныда” ФЗның 2 статьясына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларын көчен югалткан дип тану турында” Федераль законга имза куйды.
“Транспорт чаралары хуҗаларының мәҗбүри граждан җаваплылыгы иминияте турында” Федераль законга кертелүче үзгәрешләр зыян күрүченең иминият түләүләрен алу процедурасын гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлтелгән һәм гомумән алганда 2005 елның 31 маендагы 6-П номерлы Карарда һәм 2006 елның 12 июлендәге 377-О номерлы Билгеләмәдә әйтелгән РФ Конституция Судының хокукый карашларын исәптә тоталар.
Аерым алганда, Федераль закон түбәндәгеләрне күздә тота:
“иминият очрагы”, “транспор чарасын күбрәк куллану территориясе” төшенчәләрен тәгаенләштерә, бу аларның күп төрле аңлатыла алуын юкка чыгара;
тиешле шартлар булганда зыян күрүченең иминият түләвен таләп итеп җаваплылык иминияте шартнамәсе төзелгән иминләштерүчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итү хокукы (зыянны турыдан-туры каплау);
билгеле бер шартларда юл-транспорт һәлакәте турында документларны милиция хезмәткәрләре катнашыннан башка рәсмиләштерү мөмкинлеге;
иминләштерүченең зыян күрүчегә иминият түләве вакытын бозган очракта, түләмәгән һәр көн өчен Россия Федерациясе Үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/75 күләмендә килешүне бозган өчен штраф (пени) урнаштыру (бу вакытта зыян күрүченең гаризасын карап тикшерү вакыты 15 көннән 30 көнгә арта);
һәр зыян күрүченең (алар ничә булса да) тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зарарны кайтару өчен 160 мең сумга кадәр күләмдә иминият суммасы урнаштыру (хәзерге вакытта гамәлдә булган норма нигезендә тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зарарны кайтару өчен түләү күләме барлык зыян күрүчеләргә 240 мең сум тәшкил итә);
зыян күрүченең гомеренә зарар китерелгәндә Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә туйдыручыны югалту сәбәпле зыянны каплау хокукына ия булган затларга беркетелгән иминият суммасы урнаштырыла (135 мең сум) (зыян күрүченең үлеме белән бәйле түләнә торган суммаларны исәпләүнең хәзерге вакытта булган тәртибе гаиләсе әгъзаларына аны тулы күләмдә һәм вакытында алырга мөмкинлек бирми);
транспорт чаралары хуҗаларының мәҗбүри граждан җаваплылыгы иминияте халыкара системаларына керү максатларыннан транспорт чарасын чит ил дәүләте территориясендә кулланганда зыян күрүченең гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зарар китерү нәтиҗәсендә килеп чыккан йөкләмәләр буенча үз граждан җаваплылыгы куркынычын иминләштерү бурычын урншатыру (яшел карта);
мәҗбүри иминият шартнамәсе нигезендә иминият премияләрен компенсацияләүгә хокуклары булган граждан категорияләрен (инвалидлар арасыннан) тәгаенләү;
мәҗбүри иминият шартнамәсен төзергә мөмкин булган иң кыска вкытны киметү: физик затлар өчен- елга 6 айдан 3 айга кадәр (гражданнарның күпсанлы сораулары буенча), юридик затлар мондый шартнамәләрне елга 6 һәм күбрәк айга төзи алалар;
“Транспорт чаралары хуҗаларының мәҗбүри граждан җаваплылыгы иминияте турында” ФЗның транспорт чарасы белән идарә итүне башка кешегә биргәндә мәҗбүри иминият шартнамәсенең гамәлдә булуына кагылышлы нигезләмәләргә тәгаенләүләр.
 
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International