ТР Дәүләт Советы сессиясендә

2007 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34-нче утырышы үтә, аның эшендә ТР юстиция министры М.М.Корманов катнаша. Көн тәртибенә 85 мәсьәлә кертелгән, аларның 36сы республика законнары һәм карарлары проектлары. Төп мәсьәлә - икенче укылышта киләсе елга республика бюджеты турында фикер алышу.
Сессиядә депутатлар Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән җәмәгать судьялары кандидатларын 5 ел вакытка расладылар. Судья вәкаләтләрен түбәндәгеләр алды: Ольга Виноградова - Чаллыда, Елена Фәхретдинова һәм Любовь Нуруллина – Казанның Совет районында, Ирина Макарова – Түбән Камада, Гөлнара Герасимова – Казан шәһәренең Яңа Савин районында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International