Юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Советы сессиясендә закон проектларын тәкъдим итте

2007 елның 7 декабре, җомга
Кичә ТР Дәүләт Советының 34-нче утырышында юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын тәкъдим итте. Үзгәрешләр федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле.
“Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында 2007 елның 18 октябрендәге Федераль закон “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертә.
Моның белән бәйле гамәлдәге республика законына административ-территориаль төзелеш, административ-территориаль берәмлекләрне оештыру һәм яңадан оештыру, районнар оештыру, торак пунктларын берләштерү мәсьәләләрен хәл итү тәртибе, шулай ук административ-территориаль төзелеш мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советына бирелә торган документлары өлешендә үзгәрешләр кертергә кирәк.
Гамәлдәге республика законы нигезендә җирлекләрнең чикләре алар составына кергән аерым торак пунктлары территорияләрен башка җирлекләр территорияләренә кертүгә китергән үзгәртү әлеге торак пункты халкының тавыш бирү яки гражданнар җыены юлы белән белдергән ризалыгы белән тиешле җирлекләрнең вәкиллекле органнары фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән закон проекты тавыш бирүне җирлекнең вәкиллекле органы белдергән ризалык белән алыштырырга тәкъдим итә.
Проектта шулай ук Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелешен үзгәртү буенча ТР Дәүләт Советы, ТР Кабинеты вәкаләтләре тәгаенләнә.
Закон проекты беренче, икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.
Аннары юстиция министры “Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, яңадан оештыру һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында” закон проектына тәкъдим итте.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезләмәләре нигезендә Казан шәһәре һәм Биектау муниципаль районының Константиновка авыл җирлеге муниципаль берәмлекләрен берләштерү юлы белән үзгәртеп оештырырга; Казан шәһәре, Биектау муниципаль районы һәм аның составына керүче Биектау, Дачный, Семиозерка авыл җирлекләре, Лаеш муниципаль районы составына керүче Олы Кабан, Матюшино, Комлы Кавал, Столбище, Орел авыл җирлекләре, Питрәч муниципаль районы һәм аның составына керүче Богородский, Кощаково авыл җирлекләре чикләрен үзгәртергә; чикләрне яңадан оештыру һәм үзгәртү белән бәйле бүтән хокукый мәсьәләләрне, шул исәптән шәһәр округы белән берләштерелгән авыл җирлегенең җирле үзидарә органы эшчәнлеген туктату турында, яңадан оештырылган муниципаль берәмлекләрнең хокку варислары турында мәсьәләне һ.б. җайга салырга тәкъдим ителә.
Чикләрне яңадан оештыруның һәм үзгәртүнең төп максаты – Татарстан Республикасы башкаласының һәм гомумән алганда төбәкнең киләчәктә икътисадый үсеше өчен шартлар тудыру.
Чикләрне яңадан оештыруның һәм үзгәртүнең инициаторы булып ТР Министрлар Кабинеты чыкты. Мондый башлангыч әлеге процесста катнашучы, үз карарлары белән тиешле муниципаль берәмлекләр халкының яңадан оештырырга, чикләрне үзгәртүгә ризалыгын белдергән барлык муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары вәкилләре тарафыннан хупланды.
Законны эшләүчеләр фикеренчә, 2007 елда законны кабул итү һәм 2008 ел башыннан аның көченә керүе бүтән составка кертү тәкъдим ителгән территорияләрдә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары юрисдикциясен үзгәртү хокукы варисы булу тәкъдим ителә торган закон проектыннан килеп туган бүтән хокукый һәм оештыру мәсьәләләрен тагын да сыйфатлырак хәл итергә мөмкинлек бирәчәк.
Депутатлар “Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, яңадан оештыру һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта хупладылар.
 
Материал www.gossov.tatarstan.ru сайтын файдаланып әзерләнде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International