ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Россия ФСХнең ТР буенча идарәсендә эшче төркем утырышында

2007 елның 7 декабре, җомга
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Россия ФСХнең ТР буенча идарәсендә үткән банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм ТРда арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Утырышта арбитраж идарәчеләре эшенең нәтиҗәленлек критетрийләрен билгеләү, аерым алганда критерийләрне билгеләүнең бердәм методикасы һәм әлеге методиканы алга таба куллану мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Эшче төркем әгъзасы буларак С.Н.Столяров фикер алышына торган мәсьәлә буенча берничә тәкъдим кертте һәм аларга хокукый нигезләү бирде.
Утырыш кысаларында карап тикшерелә торган материаллар буенча үткәрелгән чаралар һәм кузгатылган җинаять эшләре турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле чыгыш ясады, аннары «Йортлар төзү комбинаты» ААҖнә мөнәсәбәттә ярлылык процедурасын (банкротлык) алып баруның хокукка яраклы булуы мәсьәләсе карап тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International