“Алло” зур сер булып кала. Югары суд шалтырату серен яклады

2007 елның 10 декабре, дүшәмбе
Югары суд мөһим карар чыгарды. Ул илнең барлык тикшерүчеләренә граждан кәрәзле телефоныннан кемгә һәм кая шалтыратканын белергә кирәк булганда суд санкциясен алырга йөкләде. Сүз “органнарга” кәрәзле телефоннар шалтыратулары төшермәсен бирү турында бара, элек аны кәрәзле компанияләр бары “таныклык” күрсәткәндә генә бирәләр иде. Шәхси сөйләшүләр сере кебек нечкә эшләрдә “органнарның” үзбелдеклеге тыелды.
Вакыйга төбәк судларының берсенә тикшерүчеләрнең аларны кызыксындырган гражданның шалтыратулары турында кәрәзле компаниядән белешмәләр алуга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләреннән башланган. Ул граждан бернәрсәдә дә шикләнелмәгән, әмма мөһим эш буенча шаһит буларак узган. Шул чакта тикшерүчеләрдә аның кем белән һәм кайчан сөйләшүләре, яраткан номерлары нинди булуы, гомумән аның кәрәзле телефоннан ничек еш сөйләшүе зур кызыксыну уяткан.
Ләкин суд бу эш белән шөгыйльләнмәгән. Ул закон прокурорларга әлеге белешмәләрне судьяларны эшләреннән аермый гына алу мөмкинлеген бирә дип санаган. “Кәрәзле телефоннан чыгучы һәм аңа керүче шалтыратулар турында мәгълүмат бирү сөйләшүләр серен бозмый, ә әлеге хәлдә документлар алу прокурор санкциясе нигезендә башкарылырга тиеш”, - дигән җөмләне юридик телдән шулай дип тәрҗемә итәргә булыр иде.
Эшне тыңлаган мантияле кеше фикеренчә, шалтыратулар турында белешмәләрне тыңлауга тиңләштереп булмый. Белешмәләрдә тикшерүгә кирәк граждан сөйләшкән телефон номерлары һәм тоташтыру вакыты гына күрсәтелә.
Әмма прокурор гөнаһны үз өстенә алырга теләмәгән. Ул судья дөрес түгел дигәнне дәлилләп, ризасызлык җибәргән һәм бәхәстән хәтта Югары судка барып җиткән.
Мәсьәлә чынлап та принципиаль булып чыкты, оператив-тикшерү эшчәнлеге – аеруча серле өлкә, һәм органнарның еш кына законнан читкә чыгу теләге туа, алар “барыбер беркем дә белми, ә белсә - әйтми кала” дип уйлыйлар. Әлбәттә, сәбәпләре изге дә кебек: төрле-төрле процессуаль, бюрократик процедураларга игътибарны җәлеп итмичә генә тизрәк эшне ачарга. Әмма еш кына хокук саклау органнары җыйган белешмә базалары, телефон сөйләшүләре төшермәләрен һәм башка серләр товарга әверелә. Мәскәүдә инде заказ биреп тыңлау турында берничә җинаять эше шаулады.
Суд карарына риза булмаган прокурор шикаяте буенча Югары судның җинаять эшләре буенча суд коллегиясе күзәтчелек тәртибендә эш материалларын тикшерде һәм җирле карарны кире какты. Ил судьяларына аңлатма өчен Югары суд гражданның телефон шалтыратулары белән бары тик суд санкциясен алганнан соң гына кызыксынырга була дип ассызыклады.
- Шикләнелүче, гаепләнүче һәм башка затларның телефон сөйләшүләрен тикшерүдә тоту һәм язып алу каты һәм бик каты җинаятьләр турында эшләр буенча гына суд карары нигезендә рөхсәт ителәләр, дип аңлаттылар Югары судта. – Россия Конституциясе нигезендә һәр кеше телефон сөйләшүләрен сер итеп сакларга хокуклы. Бу хокукны чикләү бары тик суд карары нигезендә генә рөхсәт ителә.
2003 елның 2 октябрендәге 345-0 номерлы Россия Федерациясе Конституция суды билгеләмәсе нигезендә телефон сөйләшүләре серенә төгәл гражданнарның телефон аппаратларына керүче һәм алардан чыгучы телефон шалтыратулары турында белешмәләр дә кертелгән. Хәзер Югары суд үзенең телефон карарын суд практикасы күзәтүенә кертте һәм мондый аңлашылмаучанлыклар башка килеп чыкмасын өчен инстанцияләргә таратты.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International