РФ Президенты “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законга кул куйды

2007 елның 10 декабре, дүшәмбе
Федераль закон хәзерге замандагы социаль-икътисадый шартларда массакүләм спорт, югары казанышлы спорт үсешен, шулай ук спорт резервын әзерләүне тәэмин итүче кирәкле хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру өчен билгеләнгән.
Федераль законда бу максатларда федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында физик культура һәм спорт өлкәсендә (шул исәптән финанслау өлкәсендә), физкультура-спорт оешмаларын төзү тәртибе һәм хокукый статуслары, Россия Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия комитетларының һәм Россия Махсус олимпиадасының статусы, физкультура һәм спорт чараларын оештыру һәм үткәрү, Россия җыелма командаларын булдыру, спортның хәрби-гамәли һәм хезмәт-гамәли төрләрен үстерү вәкаләтләрен бүлешү мәсьәләләре җайга салына. Федераль законда профессиональ спорт төшенчәсе билгеләнә, шулай ук спортта допинг куллануга каршы тору чаралары, спорт төрләрен һәм спорт дисциплиналарын тану турында нормалар беренче тапкыр билгеләнә.
Яңа законда зур игътибар гомумроссия, төбәк һәм җирле спорт федерацияләре төзү тәртибенә һәм эшчәнлегенә, аларның хокукларына һәм бурычларына бирелә. Гомумроссия спорт федерацияләрен тану (хәзерге вакыттагы кебек үк) аларны 4 елга дәүләт аккредитацияләве юлы белән гамәлгә ашырыла.
Дәүләт аккредитациясе төбәк спорт федерацияләре өчен дә кертелә, бу чакта РФ субъектында спортның билгеле бер төре яки төрләре буенча бары тик бер генә спорт федерациясе аккредитацияләнә ала. Гомумроссия спорт федерацияләре Россия чемпионатларын, беренчелекләрен һәм кубокларын үзләре оештырырга һәм үткәрергә, әлеге ярышларның регламентларын эшләргә һәм расларга, Россия җыелма спорт командаларын оештырырга һәм әзерләргә, спорт төрләренең кагыйдәләрен эшләргә, тренерларга һәм спорт судьяларына аттестация үткәрергә, шулай ук Россия Федерациясе законнарында каралган бүтән кагыйдәләрне гамәлгә ашырырга хокуклы.
Гомумроссия спорт федерацияләре әгъзалары исәбендә төбәк спорт федерацияләре генә түгел, ә гомумроссия спорт федерациясенең югары җитәкчелек итү органында аның әгъзаларының гомуми санының өчтән ике өлешеннән азрак булмаган тавыш аккредитацияләнгән төбәк спорт федерацияләренә карау шартында спорт клублары да була ала. Гамәлдәге гомумроссия спорт федерацияләренең гамәлгә кую документларын федераль закон таләпләренә туры китерү өчен 4 ел бирелә. Әлеге таләпләр күрсәтелгән вакыт эчендә үтәлмәгән очракта, гомумроссия спорт федерациясе үзенең статусын югалта.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International