Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актларының татар телендәге электрон китапханәсе проекты

2007 елның 11 декабре, сишәмбе
2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру буенча чаралар кысаларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 12 февралендәге 192-р номерлы күрсәтмәсен үтәү максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актлары электрон китапханәсе” төзүне һәм эшләвен тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре А.Г.Сафин, Г.Х.Дәүлиев, 1 разрядлы өлкән белгече А.М.Сәләхетдинов һәм “Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актлары электрон китапханәсе”н эшләүгә министрлык үткәргән ачык аукцион нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтүче булган “Гарант Софт” ЯАҖ директоры урынбасары Т.Н.Шәйхетдинов катнашында эш киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә кулланучы интерфейсын локальләштерү, Электрон китапханә фондларына сорап алуларны һәм аларны тулыландыруны оештыру турында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта Электрон китапханәнең эш проекты төзелгән, аның белән ТР Хөкүмәте Порталының ТР Юстиция министрлыгы субпорталында “Планнар, программалар, проектлар” бүлегендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International