Трансгенны исәпләячәкләр. Россия шикле продуктларның маркировкаларына европа стандартларын кертә

2007 елның 12 декабре, чәршәмбе
12 декабрьдән алып азык-төлек продуктларын җитештерүчеләр, әгәр геннар белән модификацияләнгән компонентлары саны продукт авырлыгының 0,9 процентыннан артып китсә, үзләренең продукцияләрендә моны мәҗбүри күрсәтергә тиеш булалар. Бу приборлар ярдәмендә күзәтеп була торган минимум. Мондый тәртипне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның яңа нормасы кертә. Азрак булса, бу хакта законлы нигездә хәбәр итмәскә мөмкин була.
Белгечләр хәзер дөньяда генетик яктан модификацияләнгән культураларны чәчү мәйданнары 110 миллион гектарны тәшкил итә дип исәпләп чыгарганнар. Алар шундый зур тизлек белән арта ки, соңгы ун ел эчендә 60 тапкырга арткан хәтта. Җитештерү өчен куллануга рөхсәт ителгән азык-төлек продуктларыннан гына да шул рәвешле трансген үсемлекләрнең 120 дән артык төре үстерелә. Аларның кайберләре Россиядә дә үстерелә. Мәсәлән, кукурузның сигез сорты, бәрәңгенең дүрт сорты, дөгенең һәм шикәр чөгендеренең берәр сорты тикшеренүләрнең барлык циклларын да үткәннәр һәм санитария-эпидемиология бәяләмәсен һәм дәүләт теркәвенә алынуы турында таныклык алганнар инде.
Генлы инженерия кулланып үстерелгән организмнарны куллануның куркыныч булу-булмавы турында берәү дә инанып әйтә алмый. Шуңа күрә алар бармы яисә юкмы арасыннан кулланучы үзе бәрәрсен сайлап алырга тиеш. Ә моның өчен ул иң аз дигәндә нәрсә сатып алуы турында хәбәрдар булырга тиеш. Шул исәптән продкутта ГМО булу-булмау турында. Ләкин, күренгәнчә, илләрнең берсендә дә диярлек аларның булулары турында җитештерүче тулысынча күрсәтергә тиеш түгел. Мәсәлән, Япониядә һәм Австралиядә ГМО турында мәгълүмат, әгәр дә алар биш проценттан күбрәк булса, этикеткага языла. ЕС илләрендә 0,9 процентлы чик баскыч кабул ителгән. Шундый ук чик якын көннәрдә Россиядә урнаштырылачак. “РГ”га Россия кулланучылар сынавы институты (РКСИ) директоры Ирина Виноградова аңлатканча, бу безнең стандартларны европаныкына якынайту өчен эшләнә. “Шул ук вакытта шуннан да аз булган микъдар очраклы нәтиҗә булырга мөмкин, ә 0,9 процент – заманча җайланмалар белән яхшы күзәтелә торган минимум”,- дип тәгаенләде ул.
Мондый ук күзәтү белән Россия кулланучылар күзәтчелеге дә шөгыльләнәчәк. Аның белгечләре Россиядә ГМО компонентларының 0,9 процентын үз эченә алган азык-төлек продуктлары 1 проценттан кимрәген тәшкил итүен ачыклаган. Әмма аларның 90 процентында трансгеннар барлыгы турында мәҗбүри мәгълүмат юк. Хәзер аларда мондый мәгълүмат булырга тиеш. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Түбән Новгород, Свердловск, Новосибирск өлкәләре һәм Хабаровск крае буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе федераль округларда азык-төлек продуктларын ГМО булуга тикшерүнең баш үзәкләре эшен активлаштырырга җыена. Моның өчен лабораторияләрне махсус җиһазлар белән җаһазландыру буенча чаралар күреләчәк.
“Мәсәлән, бутылкалардагы суны, алма сокларын һәм кофены җентекләп тикшерүнең мәгънәсе юк, чөнки аларда трансгеннар булмый, - дип тәгаенләде Ирина Виноградова. - Ә менә ит һәм соя продуктлары, бәрәңге, кукуруз һәм аеруча томатлы сок маркаларына аерым игътибар бирергә кирәк. Аларда ГМО ешрак һәм иң күп очрый.”.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International