Әлки районы җәмәгать судьялары аппаратында өй туе

2007 елның 12 декабре, чәршәмбе
Җәмәгать судьялары институтының, шулай ук гомумән судьяларның гомумән алганда халык өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен социаль әһәмиятен бәяләп бетермәү авыр. Суд эшчәнлегенең вазыйфасы үзгәрде. Күбрәк җәза бирүчедән ул гражданны - аның шәхесен, мәнфәгатьләрен һәм ирекләрен яклау чарасына әверелде. Моннан чыгып, суд эшчәнлегенең мөһим бурычы булып һәркемнең дә бозылган хокукларын яклый алу тора.
Ел саен үзләренең мөһим мәсьәләләрен җәмәгать юстициясе аша Татарстан Республикасының 300 меңнән артык гражданы хәл итә. Шуңа күрә җәмәгать судьяларына суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыру бер үк вакытта безнең республика гражданнарына үзләренең бәхәсле мәсьәләләрен суд хакимияте аша хәл итү мөмкинлегенең һәркем алырлык һәм оператив булуын да тәэмин итә.
Җәмәгать юстициясенең беренче урында торган проблемасы - җәмәгать судьялары участокларын санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килгән биналарга урнаштыру.
Җәмәгать судьялары аппараты суд эшчәнлеген башкару өчен тиешле һәм лаеклы оештыру һәм матди-техник нигез тудыру белән ТР Юстиция министрлыгы 2004 елдан башлап шөгыльләнә.
Соңгы елларда Юстиция министрлыгы район һәм шәһәр башлыклары белән бергә Татарстан Республикасы бюджеты чаралары хисабына Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру өчен биналар төзеде һәм кулланылышка тапшырды.
Узган ай азагында Әлки районы җәмәгать судьялары аппаратында өй туе узды. Район өчен бу вакыйга әһәмиятле чара булды. Яңа бина ишеге алдындагы кызыл тасманы кисүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәмәтшин, Әлки районы башлыгы Ф.М.Дәүләтшин, ТР Югары суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин, ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм җәмәгать судьясы Г.Галимова катнаштылар.
Республика бюджеты хисабына махсус җәмәгать судьялары аппараты өчен төзелгән ике катлы бина санитар нормалар һәм кагыйдәләр таләпләренә, шулай ук суд утырышларын үткәрү үзенчәлекләренә туры килә. Хезмәт урыннары саны җәмәгать судьялары аппараты нәтиҗәле эшләсен өчен җитәрлек, архив өчен, җисми дәлилләр өчен бүлмәләр, тоткарланган затларны һәм конвойны, хезмәт күрсәтүче персоналны урнаштыру өчен урыннар, склад урыннары, шулай ук адвокатлар һәм прокурорларга эш бүлмәләре бүленгән. Инвалид коляскалары өчен махсус җиһазланган керү һәм чыгу урыннары каралган. Суд утырышы залы тулысынча җиһазланган һәм анда суд хакимияте символлары урнаштырылган. ТР Юстиция министрлыгы яңа бинага компьютер җиһазлары комплекты бүләк итте.
Җәмәгать судьяларына суд эшчәнлеген башкару өчен уңай шартлар тудыру һәм аларны чынбарлыкта кешеләр өчен һәм суд хакимиятенең лаеклы институтына әверелдерү – ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп максаты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International