Юстиция министрлыгы игътибары үзәгендә - җирле үзидарә барлыкка килү проблемалары

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Республикабызда җирле үзидарә үсеше, бөтен Россиядәге кебек үк, мөһим һәм зарур эш, әмма без әлегә башлангыч баскычта торабыз, бу чорда муниципалитетларга дәүләтнең төрле яктан, шул исәптән хокукый мәсьәләләр буенча да ярдәме һәм булышлыгы кирәк.
Республикабызда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең проблемаларын билгеләү максатыннан, алар күпчелек районнар һәм җирлекләр өчен уртак булып торалар, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов 2007 елның 12 декабрендә Зеленодольск муниципаль районының Васильево поселогына барды, анда Васильево авыл җирлеге башлыгы О.А.Антонов һәм җирле үзидарә органы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Сүз җирлекне үстерү проблемалары, шул исәптән финанс мәсьәләләре турында, Уставлар эшләгәндә һәм теркәгәндә, муниципаль хокукый актлар кабул иткәндә җирле үзидарә органнарында килеп туган сораулар хакында барды. Мидхәт Мәзгутович җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне норматив-хокукый җайга салу барышында исәпкә алырга кирәк булган җитди моментларны аңлатты, алда торган гомумроссия Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын кулланылышка кертү проблемасына кагылып үтте, муниципалитет җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белән тыгызрак хезмәттәшлеккә өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International