«Нур-Авиа» ААҖен тикшерү үткәрелә

2007 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.12.2007 елдагы 688 номерлы карарының 3 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергә «НУР-АВИА» ААҖнең устав капиталы барлыкка килеүнең, аны гамәлгә куючыларның кертемнәренең акчалата бәяләвенең, күрсәтелгән җәмгыятьнең идарә органнарын төзүнең һәм аларның эшчәнлегенең дөреслеген комплекслы тикшерү үткәрү йөкләнде.
Бу йөкләмәне үтәү өчен 2007 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров һәм Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары И.С. Хәйруллов катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры киңәшчесе А.М. Чашин, Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А. Гомзик һәм Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәне үтәү максатларыннан гамәлгә ашырылырга тиеш чаралар билгеләп куелды, әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы багланышлары механизмнары билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International