ТР Юстиция министрлыгында ачык аукцион узды

2007 елның 14 декабре, җомга
Кичә ТР Юстиция министрлыгында ачык аукцион узды: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләү максатларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләрен тасвирлау.
Аукционда катнашу өчен “Җир” Республика кадастр үзәге ААҖдан бер заявка бирелгән иде. Заказ урнаштыручы бердәнбер катнашучы аукционның катнашучысы дип танылды. “Җир” Республика кадастр үзәге ААҖ белән башлангыч бәясе 2850 мең сум буенча дәүләт контракты төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International