ТР юстиция министры М.М.Корманов Биектау районында

2007 елның 14 декабре, җомга
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов муниципаль берәмлек башлыгы Н.А.Сәгъдиев һәм Биектау район суды рәисе Х.Х.Валиуллов белән Биектау районы җәмәгать судьялары аппаратын суд эшчәнлеген алып бару өчен яраклы урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча очрашты.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать юстициясенең төп проблемасы – ул, суд эшчәнлеген гамәлгә ашыруны лаеклы тәэмин итү өчен, җәмәгать судьялары участокларын санитар нормаларга туры килгән урыннарда урнаштыру, суд участогының халык өчен ачык булуы.
Моның өчен судьяның суд утырышлары залы, судья кабинеты һәм канцелярия өчен бүлмә генә түгел, шулай ук архив, суд процессында катнашучылар, кулга алынганнарны тоту өчен һәм конвойны, адвокатларны һәм прокурорларны һ.б. урнаштыру өчен бүлмәләр булырга тиеш. Хезмәт урыннары саны җәмәгать судьялары аппаратының нәтиҗәле эшләве өчен җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.
Кирәкле һәм лаеклы оештыру һәм матди-техник нигезләр булдыру - ТР Юстиция министрлыгының бер вазыйфасы.
Хәзерге вакытта Биектау районының  ике җәмәгать судьялары участогы урнашкан биналар җәмәгать судьялары аппаратының хезмәт урыннарына карата куелган таләпләргә һәм нормаларга җавап бирми.
 Муниципаль район башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итү өчен кулланучылар җәмгыятенең ике бинасын тәкъдим итә.: аларның берсе – Биектау районы үзәгендә урнашкан һәм аренда шартларында тәкъдим ителә, икенчесе – Куркачи авылында, дәүләт милкенә тәкъдим ителә.
Соңгы карар кайбер каршылыкларны бетергәннән соң кабул ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International