Юстиция министры М.М.Корманов Бөтендөнья татар конгрессы съездында

2007 елның 17 декабре, дүшәмбе
Узган атнада Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды үтте. Чаралар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Съезд эшендә галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре катнашты.
765 делегатның 175 е - Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан, 414 е – РФның 60 тан артык регионыннан иде, тагын 174 е 32 чит илдән килгән иде.
Мәсьәләләр турында фикер алышу форумында кунак буларак ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Делегатлар каршында сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев әйтеп узганча, БТКның алдагы еллардагы съездларында сүз нигездә татар телен һәм мәдәниятен саклау турында бара иде, ә XXI гасырда делегатлар милли үзаңга җавап бирәрлек сәясәт алып бару турында уйлыйлар. Аерым игътибар тарих, халык санын алу өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә һәм башка мөһим мәсьәләләргә бирелде. Президент яшәү урыннарына бәйсез рәвештә күпләрне борчыган мәгариф проблемаларына тукталып узды.
Президент съездда катнашкан РФның башка регионнарыннан һәм бөтен дөньядан килгән милләтттәшләргә ТР Конституциясендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән статья барлыгын исләренә төшерде. Республика хакимияте органнарының, ТР иҗтимагый оешмаларының һәм РФ ЧИЭМның бу эшне бергә алып баруларына һәм аларның һәрвакытта да уртак тел табуларына басым ясады.
Чара барышында ТР юстиция министры М.М.Корманов делегатлар белән аралашты, аларның Татарстанны хокукый һәм социаль-икътисадый үстерү перспективалары турында, шулай ук республика һәм федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бирелгән сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International