Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында

2007 елның 18 декабре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында социаль законнар өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркем утырышы булды. ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров эшче төркем әгъзасы сыйфатында халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә республика законнары эшләвенең нәтиҗәлелеге турында; “Татарстан Республикасында халыкка адреслы  социаль ярдәм турында” ТР Законы гамәлдә булуының нәтиҗәлелеге һәм аны камилләштерү зарурлыгы турында мәсьәләләр карап тикшерелгән утырышта катнашты.
Көн тәртибенә “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында”, “Социаль яклауга аеруча мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнар өчен эш урыннарын квоталаштыру һәм резервлау турында”, “Татарстан Республикасы Дәүләт эш белән тәэмин итү фондына кертемнәргә иминият тарифы турында”, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль булышлык итү турында” Татарстан Республикасы Законнары кертелгән иде. Утырышта эшче төркем әгъзалары югарыда күрсәтелгән законнар исемлеген министрлыклардан һәм ведомстволардан кергән тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр белән бергә карап тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International