Юстиция министрлыгында үтәү дисциплинасы турында

2007 елның 19 декабре, чәршәмбе
2007 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегия утырышы булды, ул Министрлыкта үтәү дисциплинасы торышы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Министрлык аппаратына дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнешенең Бердәм ведомствоара системасы кертелгән һәм эшли. 2007 елның 1 гыйнварыннан Министрлык керүче документларны кәгазьсез теркәүгә күчте, ә 2007 елның 1 июленнән Министрлыкның барлык керүче һәм чыгучы хатлары системага кертеп барыла.
2006 елның 7 декабрендә ТР юстиция министрлыгы боерыгы белән ТР Юстиция министрлыгының Эш башкару буенча кулланмасына электрон документ әйләнешенә күчү белән бәйле үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр Министрлык аппараты хезмәткәрләренә көн саен үз документлары әйләнешен карап баруны һәм документларны үтәүгә яисә игътибарга алуны йөкли.
Электрон документлар әйләнеше мәгълүматлары буенча 2007 елның 1 декабренә Министрлыкка 14 388 документ кергән, шул исәптән, 341 – гражданнар мөрәҗәгате, җәмәгать судьялары аппаратыннан 3435 документ, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан 277 документ кергән.
ТР Юстиция министрлыгына гражданнарга мөрәҗәгать итүне җиңеләйтү өчен 2006 елның декабрендә ТР Хөкүмәте Порталының рәсми сайтында ТР Юстиция министрлыгының Субпорталында “Интернет-кабул итү бүлмәсе” системасы кулланышка кертелде.
2006 елның декабреннән алып 2007 елның декабренә кадәр “Интернет-кабул итү бүлмәсе” аша барлыгы 60 кеше үткән.
“Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” 2003 елның 12 маендагы Татарстан Республикасы Законын үтәү өчен һәр ярты ел саен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелегенең Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча күчмә кабул итүләр үткәрү графигы төзелә. 2007 елның 1 декабренә Министрлык җитәкчелеге 232 кешене кабул иткән, шуларның 61 е – күчмә кабул итүләрдә.
Коллегиядә Юстиция министрлыгына татар телендә кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар бары тик татар телендә генә бирелү һәм гражданнар гаризаларына һәм шикаятьләренә җаваплар катгый билгеләнгән вакыт эчендә бирелү билгеләп үтелде.
Министрлык белгечләре һәм җитәкчелеге 2007 елның сентябреннән Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә ачылган Россия Федерациясе гражданнарына социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә атна саен гражданнарны кабул итәләр. Бу вакыт эчендә хокукый ярдәм сорап меңләп кеше мөрәҗәгать итте.
Коллегия утырышында катнашкан ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Х.Г.Иштирәков ТР Юстиция министрлыгынаң халыктан кергән гаризалар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән эшләүгә яхшы бәя бирде. Бу теләсә кайсы министрлык өчен дә, бигрәк тә Юстиция министрлыгы өчен мөһим эш. Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре гражданнарның хакимияткә ышанычы турында сөйли.
Коллегия эшендә ТР Президентының Дәүләт хокук идарәсе бүлеге җитәкчесе А.А.Томилин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе биш киңәшчесе Р.М.Шамгунов, ТР Министрлар Кабинеты Аппартының Хокук идарәсе секторы җитәкчесе Ю.Н.Олонова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Р.Ф.Шакиров, коллегия әгъзалары, ТР Юстиция министрлыгы аппараты җитәкчелеге һәм белгечләре катнаштылар.
Коллегия утырышын юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International