ТР Дәүләт Советында торак мәсьәләләре буенча семинар

2007 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Дәүләт Советында федераль һәм республика законнарын кулланганда бердәм хокукый якын килүләрне эшләү буенча ярдәм күрсәтү максатыннан социаль ипотека буенча федераль илкүләм проектларны, республика программаларын гамәлгә ашырганда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә алуны оештыру һәм исәпкә кую мәсьәләләренә багышланган семинар үтте, аны ТР Юстиция министрлыгы белән бергә ТР Дәүләт Советы һәм ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты оештырган иде.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Секретаре В.Н.Липужина мөрәҗәгать итте.
Семинарда аз керемле гражданнарны социаль ипотека системасында федераль һәм республика максатчан программалары нигезендә социаль наем шартнамәсе буенча торак бирү исәбенә алу белән бәйле мәсьәләләр карап тикшерелде.
Татарстанда торак сәясәте турында доклад белән ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә алуның хоккуый нигезләре турында ТР Юстиция министрлыгы Департаменты җитәкчесе урынбасары Л.М.Мәҗитова сөйләде.
Исәпкә куюның аерым мәсьәләләре буенча фикер алышына торган мәсьәләләргә кагылышлы федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыручы профильле министрлыкларның җаваплы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Фикер алышына торган мәсьәләләр буенча законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелегенең гомумиләштерелгән практикасы белән ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе М.М.Шараев таныштырды.
ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков һәм Дәүләт Советы комитеты рәисе М.Г.Галиев алып барган семинарның икенче өлешендә “Татарстанда “Һәркем алырлык һәм уңайлы торак – Россия гражданнарына” илкүләм проекты” темасына “түгәрәк өстәл” булды.
2007 елда торак буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар белән ТР төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Р.Р.Захретдинов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары А.Ф.Сәлахов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Ю.Д.Якупов һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары В.И.Гаврилова чыгыш ясадылар.
Семинар дәресләр муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнарының даими комиссияләре рәисләре, җирлекләр башлыклары, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, торак комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары өчен оештырылган иде.
Мәсьәләләр турында фикер алышуда ТР Президенты Аппаратының һәм ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International