Сугыш хәрәкәтләре ветераннары очрашуы

2007 елның 21 декабре, җомга
Татарстан Республикасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар ункөнлеге үтте. Хәйрия елында игълан ителгән ункөнлек кысаларында 2007 елның декабрендә Әлмәт шәһәрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар очрашуы булды, аны ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов үткәрде.
Чарада Әфган һәм Чечня сугышларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан инвалид-ветераннар, шулай ук Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасының (“ӘС бЛКИТРИО” АҖ) Әлмәт бүлеге советы әгъзалары катнашты.
Очрашуда “ӘС бЛКИТРИО” АҖ иҗтимагый оешмасы эшенә йомгак ясалды, оешма инвалидлар һәм “кайнар нокталар”да һәлак булганнар гаиләләренә торак һәм көнкүреш мәсьәләләрен чишүдә ярдәм күрсәтә, сугыш ветераннарына документларын алыштырырга ярдәм итү өлешендә хәрби комиссариат белән хезмәттәшлек итү турында, шулай ук “Хәтер” мәйданын төзү һәм интернационалист сугышчылар һәйкәлен реконструкцияләү хакында сөйләшенде
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары очрашуы һәлак булган интернационалист сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр кую һәм инвалидларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International