Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Икътисад, идарә һәм хокук институтында конференциядә

2007 елның 21 декабре, җомга
Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан ш.) студентларның һәм аспирантларның “Россия: үсеше вариантлары һәм сценарийлары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференцияне Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) ИИХИның студентлар фәнни җәмгыяте белән бергә оештырды.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады.
Конференциядә дәүләт һәм хокукның, халык хокукының (конституциячел, муниципаль, халыкара) теориясе һәм тарихының, шулай ук эшкуарлык, финанс, хезмәт хокукының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды, хезмәт һәм эшкуарлык психологиясенә, финанс менеджментына, социологиягә, политологиягә, культурологиягә һ.б.ш. кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Пленар утырышта “Петр Чаадаев бүгенге Россия турында”дигән доклад белән РФ атказанган фән эшлеклесе, ю.ф.д., профессор В.В.Лазарев чыгыш ясады.
Конференция эшендә Татарстан һәм Россиянең төрле югары уку йортларыннан студентлар, аспирантлар һәм галимнәр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International