Зеленодольск балалар йортында Корбан бәйрәме

2007 елның 22 декабре, шимбә
Корбан бәйрәме ислам динен тотучы миллионнар өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнар рәхимлелек күрсәтсеннән һәм бер-берсе турында кайгыртсыннар, дип искә төшереп тора. Безнең тирәбездә матди һәм рухи бәйрәмгә мохтаҗ кешеләр күп. Бу көнне корбан чалалар һәм итнең бер өлешен ярлыларга бирәләр, моның белән аларның азрак кына булса да тормышын җиңеләйтәләр, милләтенә һәм диненә карамастан кайгырту күрсәтәләр.
Бу көнне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ТР Юстиция министрлыгы шефлыкка алган Зеленодольск балалар йортында булды һәм балаларга корбан итеп чалынган сарык итен тапшырды. Мондый бөек бәйрәмдә балалар йорты балаларын сыйламыйча, кемне сыйларга? Бу аларга карата иң гади һәм иң зарур ярдәм һәм рәхимлелек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International