Инвестиция эшчәнлеге субъектлары багланышлары регламенты проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы

2007 елның 24 декабре, дүшәмбе
Узган атнада ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция эшчәнлеге субъектлары багланышлары регламенты проектын эшләү буенча эшче төркем утырышында катнашты, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында үтте.
Утырышта “Татарстан Репсубликасында инвестиция эшчәнлеге турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция эшчәнлеге субъектлары багланышлары регламенты проектын эшләү турында фикер алыштылар. Законга үзгәрешләр кертү һәм югарыда әйтелгән регламент проектын эшләү инвестицияләр җәлеп итү, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү һәм инвестиция эшчәнлеге мәсьәләләре буенча төрле дәүләт, коммерциячел һәм башка структураларны активлаштыру өчен уңай шартлар тудыру белән бәйле.
Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция эшчәнлеге субъектлары багланышлары регламенты проекты үзенә Татарстан Республикасы инвестиция сәясәтен, ТРда инвестиция эшчәнлеген дәүләти җайга салуны, Татарстан Республикасында инвестиция проектларын килештерүнең тәкъдим ителә торган схемасын, шулай ук аларны карап тикшерүне һәм килештерүне ала.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров эшче төркем әгъзаларына эшләнгән проектларны хокукый нигезләүгә кагылышлы күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International