Узган атнада парлиментарияләр өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында эшләрен дәвам иттеләр. Президиум депутатлар карап тикшерүенә 20 өстәмә мәсьәлә кертте, алар арасында беренче тапкыр, шулай ук беренче һәм чираттагы укуларда карап тикшерелә торган закон проектлары бар.
Юстиция министры М.М.Корманов сессиядә “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең терииторияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең терииторияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектларын тәкъдим итте, алар “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезендә әзерләнгәннәр һәм беренче укылышта карап тикшерелеп кабул ителделәр.
Гамәлдәге республика законнарына муниципаль район составына керүче һәр җирлек территориясе чикләренең картографик тасвирламасын үз эченә алган нигезләмәләр өстәлә. Федераль законнар нигезендә Россия Федерациясе субъекты территорияләре составларына милекчелек формасына һәм максатчан билгеләнешенә бәйсез рәвештә керүче җирләрне алган җирлекләр арасында чикләнелгән булырга тиеш. Халыкның тыгызлыгын исәпкә алып Татарстан Республикасының бөтен территориясе, шул исәптән урман һәм су фонды җирләре, җирлекләр арасында чикләнгән булырга тиеш.
Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен тәкъдим ителгән кандидатлар карап тикшерелде. Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп Радик Фатыйхов, ә Казан шәһәренең Киров районы буенча 4 нче суд участогына Ольга Якунина сайланды.