РФ Салым кодексына үзгәрешләр

2007 елның 25 декабре, сишәмбе
2008 елның 1 гыйнварыннан бала туганда (уллыкка алганда, кызлыкка алганда) ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм суммасы салым салудан азат ителә.
РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә һәр балага 50 мең сумнан артып китмәгән матди ярдәм суммасына физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ), шулай ук бердәм социаль салым (ЕСН) салынмый (29.12.2006 елдагы 257-ФЗ номерлы Федераль закон.
НДФЛ буенча салым салынырга тиеш булмаган көндәлек акчаның чик күләме билгеләнде.
2008 елның гыйнварыннан көндәлек акча өлешендә командировка чыгымнарын түләү суммалары түбәндәге нормалар кысаларында салым салудан азат ителәчәк: Россия Федерациясе территориясендә командировкада булуның һәр көне өчен 700 сумнан артык булмаганда һәм чит илдә командировкада булуның һәр көне өчен 2500 сумнан артык булмаганда. Моннан тыш, РФ СКның 23 бүлеге нигезләмәләре яңа редакциядә бирелә, алар керемнәр алганда салым базасын билгеләү үзенчәлекләрен: матди файда рәвешендә; салым түләүче тарафыннан иминият түләүләре рәвешендә алынуын күздә тота. Физик затларның банклардагы кертемнәреннән процентлар рәвешендә ала торган керемнәр буенча салым базасын формалаштыру тәртибе билгеләнде (24.07.2007 елдагы 216-ФЗ номерлы Федераль закон).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International