Теләче муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2007 елның 25 декабре, сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Теләче авылында яшәүчеләр пай җирләрен кайтару мәсьәләләре буенча суд карарының озак вакыт үтәлмәве һәм җирле үзидарә органнары эше белән бәйле хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Муниципаль районга сәфәре барышында Ә.Б.Сираҗетдинов Теләче район суды рәисе Р.А.Маликов, җәмәгать судьясы А.Х.Гарипов белән очрашты. Әнәс Баһаветдинович республикада җәмәгать юстициясендәге эшләрнең торышы, аерым алганда судьяларның санын арттыру, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең эш хакларын арттыру, җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә йөкләнеш һәм башкалар турында сөйләде. Җитәкчеләр судның һәм җәмәгать судьялары аппаратының матди-техник тәэмин ителеше турында, шулай ук районда гражданнарны кабул итүгә һәм суд эшчәнлеген башкаруга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International