ТР Юстиция министрлыгында йомгаклау коллегиясенә әзерлек белән бәйле киңәшмә

2007 елның 26 декабре, чәршәмбе
2007 елда ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре, шулай ук Министрлыкның коллегия утырышына әзерлек хакында бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары үткәргән оператив киңәшмәдә сөйләштеләр.
Сүз 2008 елның 24 гыйнварына үткәрелергә тиеш коллегия утырышына әзерлек турында барды, анда 2007 ел дәвамында Минюст эшенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм киләсе елга бурычлар билгеләнәчәк.
Киңәшмә барышында кунаклар чакыру һәм катнашучыларның саны белән бәйле оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды, тәкъдимнәр кертелде, шулай ук 2007 елда Министрлык эше нәтиҗәләре турында мәгълүмати материалга кертеләчәк сораулар уртага салып тикшерелде.
Киңәшмәдә министр урынбасарлары, министр ярдәмчесе һәм киңәшчесе, бүлекләр җитәкчеләре һәм йомгаклау коллегиясе утырышына материаллар туплау белән шөгыльләнүче структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International