Юстиция министрлыгында 2007 елда хокук бозуларны профилактикалау программасы үтәлеше турында мәсьәлә хакында фикер алыштылар

2007 елның 26 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы ТР МК карары белән төзелгән Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркем утырышы булды, анда 2007 елда министрлыкларда һәм ведомстволарда 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны тормышка ашыру барышы мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
2007 елның гыйнварында 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа расланган иде. ТР Президенты Указы белән Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына хокук бозуларны профилактикалау субъектлары багланышларын тәэмин итү һәм Комплекслы программаны, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә бүтән республика программаларын тормышка ашыруны контрольдә тоту вазыйфалары йөкләнгән. Хокук бозуларны профилактикалауны контрольдә тоту максатында Татарстан Республикасында хокукый мәсьәләләр буенча ВККның эшче төркеме оештырылды (31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы ТР МК карары).
Утырышта кереш сүз белән ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады, ул 2007 елның IV кварталында барлык Комплекслы программаны үтәүче (үтәүчедәш) министрлыкларда Комплекслы программаны тормышка ашыру барышы турында фикер алышулар үткәрелергә тиешлекне искә төшереп үтте.
Моннан тыш, 03.05.2007 елдагы 129 номерлы Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә вәкаләтле орган булып торучы ТР буенча ЭЭМ белән килештереп, эшче төркем утырышларында Комплекслы программаны үтәүче (үтәүчедәш) министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен тыңлау турында карар кабул ителде.
Утырышларның берсе бу елның 30 октябрендә булды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белешмәләре тыңланган иде.
Бүгенге утырышта Комплекслы программаны тормышка ашыруда катнашучы калган 9 министрлык һәм ведомствоның мәгълүматын тыңладылар (ТР буенча ЭЭМ, ТР ГО һәм ГХМ, ТР ММ, ТР ТА һәм ТКХМ, ТР СИТҮ, “Татмедиа”, ТР буенча ФМХИ, ТР буенча ФҖҮХ ДИ, ТР буенча Россия НКФХ Идарәсе).
Программа үтәлеше турында хисап белән ТР буенча ЭЭМның бүлек җитәкчесе Р.Ф.Бикмөхәммәтов чыгыш ясады, ул балигъ булмаганнар белән эшләүгә, наркотикларга бәйле затларның һәм сукбайлар турында мәгълүматлар банкын формалаштыруга аерым басым ясады.
Комплекслы программа чараларын үтәү турында түбәндәгеләр чыгыш ясадылар: ТР мәдәният министры урынбасары Л.В.Кузьмина, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы идарәчесе вазыйфаларын башкаручы В.В.Леонов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ИСТҮнең социология бүлеге җитәкчесе Л.Ф.Казанцева, ТР буенча Россия ФМХ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Н.М.Владимиров, ТР буенча Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары В.Р.Абдуллин, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры урынбасары С.Н.Таишева, ТР буенча РФ ГО һәм ГХ Баш идарәсенең җитәкчесе урынбасары А.В.Аникин, ТР буенча ҖҮФХ Баш идарәсенең җитәкчесе урынбасары Р.Г.Дәүлиев.
Тәкъдим ителгән мәгълүматлар нәтиҗәләрен гомумиләштергән һәм тиешле тәкъдимнәрне тикшергәннән соң, быелның декабрь ахырында ТР Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты рәисе Ф.М.Моратовка доклад тәкъдим итү планлаштырыла.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлеше турында фикер алышуда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Е.Борисов, ТР буенча ЭЭМның ҖКМ җитәкчесе урынбасары В.А.Соколов катнаштылар.
Киңәшмәне ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып бардылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International