Вазыйфаларның тулырак исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Эшкә урнашу” бүлекчәсендәге “Вакантлы урыннар/кадрлар резервына кертелү” бүлегендә танышырга була.
2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә “Суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү” темасына Кзан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары узды.
2019 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданнарны күчмә кабул ите.
2019 елны 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү мониторингы кысаларында киңәшмә узды.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.М.Сәләхова тарафыннан Нурлат муниципаль районында җирле үзидарә органнарыныңТатарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны муниципаль районга кергән җирлекләрдән җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.
2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгының вакантлы урынына конкурс узды.
2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Актаныш муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге: кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары” дип аталган видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республикада ел саен уздырыла торган “Территоия Закона” конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын тәбрикләү тантанасында катнашты.
2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Лениногорск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.