2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды. Ул җирле үзидарә органнарының бирелгән Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына, аларны гамәлгә ашыру турында хисаплар һәм мәгълүматлар, шулай ук мөлкәти исклар турындагы мәгълүматларны бирүләре мәсьәләләренә багышланган иде.
2019 елның 18 июненнән 19ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Балтач һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча стажировка уздылар.
2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә “Законсыз төзелешләр белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу” темасына видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү оештырылды.
2019 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс игълан ителә.
2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә Арчада узган күчмә утырышында катнашты.
2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрнең тормышларын һәм сәламәтлекләрен мәҗбүри иминләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
2019 елның 10 июнендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әдәп баручы советнигы Ю.М.Златина тикшерү белән Зеленодольск муниципаль районына чыкты
2019 елның 6 июнендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв җәмәгать судьяларын квалификация күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итте.