2019 елның 2 июлендә Ш.Ш. Яһудин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды.
2019 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2019 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә күзәтчелек итү һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләренә суд практикасы буеча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Кайбыч муниципаль районына чыктылар.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен уздырыла торган “25 изге эш” акциясен гамәлгә ашыру кысаларында, Татар Автоном Совет Социалистик республикасы оешуга һәм ТАССР Халык комиссариаты гамәлгә куелуга 100 ел тулу уңаеннан Министрлык “Акыл ягыннан артта калган балалар өчен Дәрвишләр бистәсе интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесенә хәйрия ярдәме күрсәтте.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы мониторинглау бүлеге башлыгы Р.Р. Гатин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте үтәлеше” дәүләт программасы чараларының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.
Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән вазыйфаларны нәтиҗәле хәл итүдә булышлыгы өчен Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
2019 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2019 елның 20 июнендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.