ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  Галимов Айнур Газинур улы, Латыйпов Наил Ирек улы, Мингалимов Илфат Марат улы, Әлмөхәммәтов Линар Ринат улы, Кузюров Руслан Равил улы, Сөләйманов Марсель Данил улы, Хөснетдинов Ильяс Дамир улы һәм Хәйруллина Гөлнара Рәис кызы составындагы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 2019 елдагы волейбол буенча  спартакиадасында IV урынны алды.


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре уздырылды.

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов алып барды.

2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары   хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.

2019 елның 25 апрелендә Чаллы, Түбән Кама, Тукай суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән  “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә  «Татарстан Республикасы  башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча  “Кодекс” компаниясенең “Аналитик регионального законодательства” автомат мәгълүмат системасын файдалану нәтиҗәләре турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары”  программа комплексында эшләү, җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисап формалаштыру, 6 нчы номерлы статистик карточканы тутыру, “Судимость” программа эшләнмәсендә эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында шәһәрләр һәм районнар биләмәләрен ике айлык чистарту кысаларында 2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә шимбә өмәсендә актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International