2019 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте мәсьәләләре комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.
2019 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләрнең, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затларның һәм муниципаль район составына керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең гамәлгә ашырылуы турында видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.
2019 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү советының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
2019 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина Казан шәһәре Яңа Савин суд районының Адоратский урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан, күптән түгел төзекләндерү эшләре башкарылган 3,4,8,9 нчы җәмәгать судьялары суд участокларын карадылар.
2019 елның 6 февралендәТатарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Казан шәһәре Вахитов суд районының Агрономическая ур., 76 йортта урнашкан җәмәгать судьялары суд участогында күчмә утырышы узды. Анда «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү өлешендә «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турындагы Татарстан Республикасы Законын үтәү барышы хакында» мәсьәләсе каралды.
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов «Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә муниципаль районның, шәһәр округының башкарма комитеты җитәкчесе өчен контракт шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясын үз көчен югалткан дип тану хакында» Татарстан Республикасы закон проекты турында» темасына доклад белән чыгыш ясады. Закон проекты Комитет тарафыннан хупланды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бүген “Татар-информ” МА корреспондентына татар телендә интервью бирде. Интервьюда министрлыкның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алдында торган бурычлар яктыртылды. Рөстәм Заһидуллин шулай ук министрлыкта коррупциягә каршы алып барыла торган эшчәнлек, нормалар иҗат итү һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәләрендә мәгълүмати технологияләр үсеше турында да сөйләде.
2019 елның 24 гыйнварында “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан, дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәрендә һәм Зур Тархан авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
2019 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районына чыктылар.