ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган  республика конкурсына гаризалар кабул ителү турында белдерә (Конкурс турындагы Нигезләмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карарының актуаль редакциясендә).


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26 августында Югары суд Рәисе Илгиз Гилазов, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов,Югары Суд Рәисе урынбасары  Роман Гафаров, министр урынбасары Надежда Рагозина, шулай ук Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов әлеге суд районының 6 участогы урнашкан төзекләндерелгән  бинаны карадылар.


23
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 23 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип аталган республика акциясе кысаларында “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм министрлык аппараты хезмәткәрләренең һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең быел беренче класска баручы балалары өчен оештырылды.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 21 августында республика районнары тоташуындагы видео-конференцэлемтә режимында суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү системасын кертү буенча семинар-киңәшмә узды.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Чистай муниципаль районының Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип аталучы республика акциясе кысаларында беренче класска баручы балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнашты.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасында 2014-2022 елларда дөнья юстициясе институты үсеше” программасы кысаларында 2019 елда Зеленодольск муниципаль районының 8 нче суд участогында төзекләндерү эшләре уздырылды.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә органнарының аларга бирелгән аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы  хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан, 2019 елның 15 августыннан  “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү башлануы турында хәбәр ителә.

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эш төркеме утырышы узды. Утырыш барышында “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы һәм  “Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 545 һәм 67 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”  федераль закон проекты каралды.

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы граждан хезмәте вазыйфаларының вакантлы урыннарын биләүгә конкурслар узды.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13 августында “ИФО субъектларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын һәм хокукый белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре” темасына “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының округ советы булды. Анда Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары һәм ИФО субъектларында кеше хоклары буенча вәкаләтле вәкил дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International