2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы граждан хезмәте вазыйфаларының вакантлы урыннарын биләүгә конкурслар узды.
2019 елның 13 августында “ИФО субъектларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын һәм хокукый белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре” темасына “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының округ советы булды. Анда Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары һәм ИФО субъектларында кеше хоклары буенча вәкаләтле вәкил дә катнашты.
Махсус салым режимы аларга кагыла торган затларның эшчәнлеген җиңеләйтү максатыннан “Татарстан Республикасының биржа сәясәте” сайтында http://bp.zakazrf.ru “Үзмәшгульләр” ресурсы эшли башлады.
2019 елның 9 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының шәһәр (район) судларының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Югары Суды уздырган киңәшмәдә катнашты.
2019 елның 6 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 4 дәүләт хезмәткәренә һәм Юстиция министрлыгының 2 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 15 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
“Россия юристлары ассоцияциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге 2019 елның ноябрендә узачак “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен алуда катнашуга гаризалар кабул ителүе турында белдерә.
Вазыйфаларның тулырак исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Эшкә урнашу” бүлекчәсендәге “Вакантлы урыннар/кадрлар резервына кертелү” бүлегендә танышырга була.
2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә “Суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү” темасына Кзан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары узды.
2019 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданнарны күчмә кабул ите.
2019 елны 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү мониторингы кысаларында киңәшмә узды.