2017 елның 22 ноябрендә территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре Е.А. Никитина, Э.А. Хәмитова һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге хезмәткәре Л.И.Газимова Мамадыш муниципаль районына чыктылар.
2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов “Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре ” темасына узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.
2017 елның 13 ноябрендәге 79 -ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына, аны федераль законнарга туры китерү максатыннан, үзгәрешләр кертелде.
2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турындагы өстәмә килешүне имзаладылар.
2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Спас муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
2017 елның 13 ноябрендәге 83-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Административ хокук бозулар турындгы Татарстан Республикасы Кодексының 4.4 статьясына үзгәрешләр кертелде.
2017 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара “Корстон” концерт-күңел ачу үзәгендә узды.
2017 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның ел саен уздырыла торган республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.
Бөтендөнья бала көнен уздыру көне дип билгеләнгән 20 нче ноябрьдә Россия Федерациясе территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.
2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләәре буенча белем бирү уздырылды.