2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин рәислегендә уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 14 ноябрьдә секциянең “Гражданлык җәмгыяте институтларының иҗтимагый контрольне дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек аша үстерүдәге роле” темасына утырышы узды.
ТР юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 14 ноябрьдә узган Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты.
2017 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 8 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылышында катнашты.
2017 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Казан (Идел буе) федераль университеты ЮБ ФДАОУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Республика олимпиада үзәге” ДАОУ ярдәмендә оештырылган VI Республика хокукый турниры финалында катнашты.
2017 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
2017 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы булды.
2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.